Түбән Сикияз урта мәктәбен тәмамлаган хәзерге вакытта курсант Мозжерин Даниил Юрьевич белән очрашу оештырылды."Кызыклы кешеләр" проекты кысаларында булды бу аралашу. Инженер гаскәрләре маршалы А.И. Прошляков исемендәге Төмән югары хәрби-инженерлык команда училищесында белем алучы Магашлы-Алмантай егете Мозжерин Даниилның әйтәсе сүзе бар. Ул укучыларга үзенең уку йорты, кандидатларга куела торган таләпләр, уку процессы, яшәү шартлары һәм хәрби училище курсантларын тәэмин итү турында сөйләде һәм укучыларга укырга керү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Укучылар сораулар бирделәр, аларга курсант Мозжерин җентекле җаваплар бирде. Хәрби юлын сайларга әйдәде якташ.