9нчы декабрьдә илебез ел саен Русиянең бөек тарихының истәлекле датасын – Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу көн рухи көче, намусы, батырлыгы иң югары әхлакый сыйфатларны һәм Ватан алдындагы җаваплылыкны чагылдыру үрнәге булган, лаеклы рәвештә герой дип аталган барлык кешеләргә багышлана. Мәдәният хезмәткәрләре әлеге истәлекле датаның барлыкка килүе турында сөйләделәр . Балалар шулай ук безнең заман геройлары турында да белделәр - кайнар нокталарда һәм Әфган илендә интернациональ бурычны үтәгәннәр, хәзерге геройлары исемнәре белән таныштылар, һәм махсус хәрби операциядә катнашучы якташларның батырлыклары белән таныштылар. Алып баручылар тамашачылар игътибарына "Своих не бросаем. Без нәрсә өчен көрәшәбез" якташларыбыз, МХО катнашучылары фотосурәтләре белән һәр якташ турында, аларның фидакарьлеге һәм батырлыгы турында сөйләделәр. Чараны «Геройлар даны белән горурланабыз »китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү төгәлләде.