"Ватан мәнфәгатьләрен яклауга басарга батырларча карар кылган Балтач районы ир-егетләрен иртә таңнан махсус хәрби операция зонасына озаттык. Махсус хәрби операция зонасыннан барлык егетләребезне исән-сау һәм җиңү белән кайтуларын көтәбез!
Башкортстан Республикасының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссариатка 8(34778)2-16-76 телефон номеры буенча яисә Югары Тәтешле авылы, Ленин урамы, 103 адресы буенча , яисә Балтач районы буенча хәрби комиссариатның ( Иске Балтач авылы, Комсомол урамы, 47) 8(34753)2-13-34 номеры буенча бүлекчәсенә мөрәҗәгать итеп контракт буенча ил мәнфәгатьләрен саклаучылар сафына басарга мөмкин",— дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә язган.
Якташларыбыз исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар.