. Кул арасына кереп, булдыра алган бар эштә дә катнаша. Оныгы өчен җан аткан зур әни малай-шалай елга буена китеп харап булмасын дип һәрчак кисәтеп тора. Тик кермәгән урыны булмаган шук малайларны ни туктата ала соң ул? Зур әнисе эш белән мәшгуль чагын көтеп кенә торалар. Җаен табу белән Җитез Таныпка җилдерәләр. Шунда су коенып, йөзәргә өйрәнеп үсәләр. Агым суга бирешмәскә шулай кечедән өйрәнә ул. Әнисе Лена Сафиевна ягыннан туганнары белән аралашып, Балтач ягын үз ягыдай күреп буй җиткерә Олег Митрофанович. Әйткәндәй, язмыш әле дә Балтач белән тыгыз бәйләнештә калдыра килә. Бүген исә улы Владимир Миңнегалиев Балтач янгын сүндерү частендә караул начальнигы вазифасында уңышлы хезмәт итә...
Курку белмәс Олег Миңнегалиев хәрби офицер һөнәрен сайлый. Ватан кушкан якта хезмәт итеп отставкага чыккач тормыш иптәше Альвира Шәрипова белән туып-үскән Тәтешле районында төпләнәләр. Олег Митрофанович янгын сүндерү часте эшен җитәкли. Махсус хәрби операция башлангач якыннарына белгертми дигәндәй алгы сызыкка юлланырга теләк белдереп контрактка кул куя. Тәвәккәллек аңа кече яшьтән хас сыйфат. Олег Миңнегалиев хәрби офицер "Башкортостан" 31 нче полкта хезмәт иткәндә теория белемен, тәҗрибәсен гамәлдә куллана. Полкта Балтач, Тәтешле районнарыннан бергә хезмәт иткәннәр бер-берсенә ихлас мөнәсәбәттә булалар. Җылы сүз, мәгънәле киңәш, абынмаска иңнәрен куярга һәрчак әзер торалар. Якташ полкташлар рухи яктан тугандайга әверелеп беткәннәр. Югалтуларсыз көрәш булмый, йөрәкне иң өткәне дә шунысы.
Радий Фәрит улы Хәбиров:
"Асылда, МХОны цивилизацион характерда булуын аңлау мөһим. Яхшылык һәм яманлык көчләре бәрелештеләр. Сезнең анда көрәшкән аталарыгыз, туганнарыгыз, якыннарыгыз – яхшылык рыцарьлары"
«Патриот» паркында Уфа мәктәпләренең 10нчы сыйныф укучылары һәм Урал аръягы һөнәри көллиятләренең беренче курс студентлары белән 2024 елның 29нчы гыйнвары очрашудагы чыгышыннан.
Тәтешле район Хакимияте башлыгы:
"Хәрби хезмәт ветераны Олег Митрофанович Миңнегалиев «Геройлар вакыты»Бөтенрусия патриотик җыр конкурсында җиңүче булды. Нәтиҗәләр Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның тууына 125 ел тулу көнендә Уфада Совет мәйданында ясалды. Быел конкурска барлыгы 300дән артык гариза кергән. Жюри хөкеменә якташыбыз язган "Башкортостан" 31нче полк маршы " тәкъдим ителде. Олег Митрофанович «Сүзләр авторы»номинациясендә җиңү яулады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Иң яхшы композитор» номинациясендә әлеге композициянең музыка авторы Олег Жданов шулай ук җиңүче дип танылды. Олег Митрофановичны чын күңелдән котлыйбыз. Бу зур уңыш! Җыр чыннан да искиткеч, патриотизм рухын күтәрә һәм Ватаныбыз өчен горурлык хисе уята! "
Олег Митрофанович алда булачак җиңүдә Башкортстаныбызның күп милләтле халкы бердәм өлеш кертәсен күзаллап язган җыр бу.
"Вакыт үтәр, авырлыкларны татар, мари, чуваш, башкорт бергә үтәрбез. Рус туганнар җиңүгә ирешербез. Озак көткән тынычлык җитәр, ниһаять",—дип махсус хәрби операциядә көрәшкән якташның йөрәк түреннән әйтелгән сүзләре.
Альвира Шәрипова һәм Олег Миңнегалиев интернациональ гаиләдә улларын, оныкларын да шул хакыйкатьне аңлатып үстергәннәр. Гомумән, безнең төбәктә яшәгән үзебезнең мари, удмуртларыбызның туган һәм рус телләреннән тыш татар телен дә белүләре сокландыра. Киң эрудицияле полиглот Олег Миңнегалиевның сүзе илаһи көчкә ия булуына иманым камил. Сүзләренең көчен аның иҗат иткән китапларда тоеп була. Ул "Легенды Шайтан курема", "Четыре рода — одна судьба" китапларын язган автор. Ә тәкъдим ителгән "Башкортостан" 31нче полк маршы "—ватанпәрвәрлек рухындагы әсәр. Махсус хәрби операциядә булган авторның һәр сүзе алтын бәрабәрендә. Халык күңеленә үтеп керерлек юллар авторы шуңа да «Геройлар вакыты» Бөтенрусия патриотик җыр конкурсында җиңүче итеп танылды.
Олег Миңнегалиев яше белән бәйле МХОдан кайтып үз эшендә хезмәтне дәвам итә. Иңнәрендәге вазифа—91нче Янгын сүндерү часте начальнигы эше дә һәрчак кешегә ярдәм итүгә бәйле. Ә полкташлары киләчәктә иҗади авторның әсәрләрендә үзләрен таныр әле...
Ватанпәрвәр ир-егетләр арасында махсус хәрби операциягә барырга ниятләүчеләр бар. Аны тормышка ашыру өчен беренче чиратта нишләргә кирәк?
Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләгән Башкортстанда яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны 122 яки (347) 218-19-19 номеры буенча, шулай ук «Минем документлар» МФЦ офисларында бирә алалар. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.