Барлык яңалыклар

Стела ачу тантанасы

Махсус хәрби операция барышында һәлак булган Айрат Фазлытдинов истәлегенә стела ачу тантанасы үтте.

Стела ачу тантанасы
Стела ачу тантанасы

"Махсус хәрби операция барышында һәлак булган Айрат Фазлытдинов истәлегенә стела ачуда катнаштык.Герой истәлегенә«Атайсал» проекты кысаларында имәнлеләр үз көчләре белән, үз акчалары исәбенә махсус операция барышында һәлак булган авылдашына мемориаль такта куйдылар. Аның исеме Бөек Ватан сугышы ветераннары исемнәре белән янәшә булуы бик символик әһәмияткә ия.

Айрат Камил улы Донбасста мотоукчылар гаскәрендә хезмәт итте. Батырлыгы, тугрылыклы булуы белән билгеле.

Ватан алдындагы  казанышлары өчен Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән Айрат Камил улы Фазлытдинов һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров Указы белән ул һәлак булганнан соң генерал Шайморатов ордены белән бүләкләнде. Луганск өлкәсенең Кременная шәһәре 428 нче мотоукчылар полкы командиры боерыгы белән медаль белән бүләкләнде.

Айрат Камил улы Донбасста Ватанны һәм тыныч гражданнарны намус белән, батырларча яклады. Аның исеме авыл, район, республика, ил тарихына батыр сакчы буларак язылачак. Аның истәлеге гасырлар буена сакланыр",—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язган.

Авылдашлары  Айрат Камил улының батырлыгы белән горурлана. 

 

Стела ачу тантанасы
Стела ачу тантанасы
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: