Барлык яңалыклар

Суворов медале белән бүләкләнде

Иштирәк авылыннан  "Змей" позывнойлы махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз хәрби хезмәтләре өчен, хәрби хәрәкәтләр барышында күрсәткән батырлыгы өчен бу наградага лаек булган.

"Балтач районы Иштирәк авылыннан  "Змей" позывнойлы махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз, хәрби хезмәтләре, хәрби хәрәкәтләр барышында күрсәткән батырлыгы өчен  һәм тәвәккәллеге өчен Суворов медале белән бүләкләнә. Медальне взвод командиры, «Танып»позывнойлы якташыбыз тапшырды. Безнең батыр кардәшләребез Шәйморатов батальонында лаеклы хезмәт итәләр, аларга һәм барлык якташларыбызга уңышлар телибез! Без якташларыбыз белән горурланабыз! Җиңүне телибез! Барыгызны да өйдә көтәбез!" —дигән постны социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев урнаштырган.

 

Контракт буенча хезмәт итүгә бәйле мәсьәләләр буенча 8-34778-2-16-76 телефоны буенча яисә Ленин урамы, 103 адресы буенча Югары Тәтешле авылына, яисә Балтач районы буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итегез( 8-34753-2-13-34 ), Адресы: Иске Балтач авылы, Комсомол урамы, 47. 

 

Автор:
Читайте нас: