Барлык яңалыклар

Уразай авылында матәм митингы үтте

Махсус хәрби операция зонасында якташыбыз Шәрипов Радик Фидәрис улы һәлак булды. Уразай авылының булдыклы егетенең фашизмның таралуына каршы көрәшкәндә гомере өзелде. Газим Талипов фотолары-сайтта.

Уразай авылында матәм митингы үтте
Уразай авылында матәм митингы үтте

Матәм митингына Уразай авылында, гаиләсе яшәгән йортка аны ихтирам иткән якташлары, яраткан якыннары,  авылдашлары җыелды.

"Шәрипов Радик Фидәрис улы 1992 елның 20нче сентябрендә Балтач районының Иске Балтач авылында туа. Радик гаиләдә икенче бала була. Ихтыярлы, максатчан һәм актив малай булып үсә. Аның әтисе иртә вафат була, шуңа күрә Радикка балачакта ук үз өстенә зур җаваплылык алырга туры килә. Ул әнисенең алыштыргысыз ярдәмчесе була.

1999нчы елда Көмьязы мәктәбенең 1нче сыйныфына укырга керә, анда ул вакытта гаилә күченә. Яхшы укыган. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Балтач 87нче  авыл хуҗалыгы һөнәрчелек училищесына укырга керә. Киң профильле тракторчы-машинист һөнәренә ия була. Активлыгы, тырышлыгы, ачыклыгы белән аерылып тора.  Ул тормышка уңай карашы, хәрби бурычка тирән ихтирамлы булуы белән билгеле. Үзенә таләпчән булуы, куелган максатларга  билгеләнгән вакытта ирешүе гадәти халәте аның.

Русия Федерациясенең Кораллы Көчләре армиясендә хәрби хезмәт үтә. Рядовой Чита шәһәрендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итә.

Шуннан соң төрле тармакларда эшли.

2017нче елдан Радикның әнисе Фәридә Абсәләм кызы, ә аннары Уразай авылында апасы Нәзирә яши.

Агымдагы елның гыйнварында Радик контрактка кул куя һәм махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән китә. Анда штурм взводының ут ярдәме бүлегендә гранатометчы булып хезмәт итә. 26нчы февральдә Донбасста хәрби биремне үтәгәндә һәлак була.

Радик хәрби бурычын намус һәм батырлык белән үтәде. Аның исеме район, республика, ил тарихына батыр ир-егет буларак язылачак. Аның турында истәлек гасырлар дәвамында сакланачак.

Якын кешене югалту гаиләсе, якыннары, дуслары өчен зур кайгы, берсүзсез. Бурычын воҗдан кушканча үтәгән якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек"— диде Айдар Сираев Шәрипов Радик Фидәрис улы белән хушлашу матәм митингын ачып.

Балтач районы Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар белән эшләү буенча урынбасары Инзилә Әдип кызы Гасыймҗанова ихлас күңелдән кайгы уртаклаштып: "Кадерле балтачлылар! Без үзебезнең якташыбызны Шәрипов Радик Фидәрис улын соңгы юлга озатырга җыелдык. Махсус хәрби операциядә илебез һәм безнең киләчәгебез өчен батырларча һәлак булды. Үзебезнең ир-егетләрне югалту бик авыр. Әнисе Фәридә Абсәләм кызына кызының, апасы Гүзәл Фидәрис кызы,сеңелесе  Нәзирә Алтынбай кызы, туганнарының кайгысын уртаклашабыз.  Сез якын, газиз кешегезне югалттыгыз. әмма сөю мәңгелек, ул һәрвакыт сезнең белән калачак.

Райондашыбыз Радик Фидәрис улы биргән антына, Ватанына тугры калган. Батырга мәңгелек дан ",—диде.

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычларны үтәү барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен рядовой Шәрипов Радик Фидәрис улы үлгәннән соң Батырлык  ордены белән бүләкләнә.

Рядовой Шәрипов Радик Фидәрис улы Батырлык  ордены белән бүләкләнүе турында игълан ителгәч орденны якташыбызның әнисе Фәридә Абсәләм кызына Ансар Фазылкарам  улы тапшырды.

Башкортстан Республикасының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссар Ансар Арсланов: "Рядовой  Шәрипов Радик Фидарис улын соңгы юлга озатырга җыелдык. Штурмлаучы роталар булдырылды. Анда якташыбыз керде. Без якташыбызга илне саклауны үз бурычы итеп санавына рәхмәтлебез. Тик, кызганычка каршы, ул кыйммәт бәя белән түләде. Радик Фидәрис улы безнең хәтердә сакланачак. Оборона министрлыгы, Башкортстан Республикасының хәрби комиссариаты, Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссариаты  исеменнән әнисе, туганнарының тирән кайгысын ихлас уртаклашам. Якташыбыз тыныч йокласын, аның эшен иптәшләре дәвам итәр, ул безнең Җиңү белән тәмамланачак. Җиңүгә Радик Шәрипов та үз өлешен кертте. Рәхмәт аңа",—диде.

Иске Янбай авыл биләмәсе башлыгы Рәзиф Мөбәрәк улы Ахунов махсус хәрби операция  бу төбәккә  дә  кайгы китерүен телгә алды: "Xөрмәтле, дуслар! Якташларны соңгы юлга озатырга җыелдык.  Соңгы вакытына кадәр хәрби антына тугры калган Шәрипов Радик Фидәрис улының якты истәлеге мәңгелек. Ил иминлеге өчен һәлак булганнарны онытмабыз",— диде.

Якыннары исеменнән әнисе, апасы, сеңелесе Фәридә Абсәләм кызы , Гузель Фидәрис кызы, Нәзирә Алтынбай кызы,  кадерле кешеләрен җылы сүз белән искә алдылар. 

Русия Федерациясе флагы (әләме) батырның әнисе Фәридә Абсәләм кызына мєңгелек сакка тапшырылды.

Фәрит хәзрәт Хәмидуллин дини кануннарны

үтәгәч, матәм митингында  катнашучылар Шәрипов Радик Фидарис улын соңгы юлга озатуда яңгыр явып торуына карамастан, дәррәү катнаштылар.

Уразай авылында матәм митингы үтте
Уразай авылында матәм митингы үтте
Уразай авылында матәм митингы үтте
Уразай авылында матәм митингы үтте
Уразай авылында матәм митингы үтте
Уразай авылында матәм митингы үтте
Уразай авылында матәм митингы үтте
Уразай авылында матәм митингы үтте
Уразай авылында матәм митингы үтте
Уразай авылында матәм митингы үтте
Уразай авылында матәм митингы үтте
Уразай авылында матәм митингы үтте
Уразай авылында матәм митингы үтте
Уразай авылында матәм митингы үтте
Уразай авылында матәм митингы үтте
Уразай авылында матәм митингы үтте
Уразай авылында матәм митингы үтте
Уразай авылында матәм митингы үтте
Уразай авылында матәм митингы үтте
Уразай авылында матәм митингы үтте
Уразай авылында матәм митингы үтте
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: