"Туганнары һәм якыннары белән бергә якташларны озаттык . Кыска вакытлы ялдан соң иптәшләре янына безнең якташларыбыз махсус хәрби операция зонасына юлланды. Кыю якташларыбызга уңышлар, сәламәтлек телибез, исән-сау һәм җиңү белән кайтыгыз!"—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә язган.
Якташларыбызның исән-сау туган якларына җиңү белән кайтуын һәр райондашыбыз көтә. Теләкләребез кабул булсын.