Барлык яңалыклар

“Яклаучылар, алга!” республика спорт-белем бирү уены

Район мәдәният сараенда Балтач район мәктәпләренең кече сыйныф укучылары арасында “Яклаучылар, алга!” республика спорт-белем бирү уенының муниципаль этабы узды.

“Яклаучылар, алга!” республика спорт-белем бирү уены
“Яклаучылар, алга!” республика спорт-белем бирү уены

Яшь катнашучылар уенның барлык этапларын уңышлы үттеләр: «Командаларны сәламләү», «Капитаннар конкурсы», «Сынаулар полосасы» «Юл хәрәкәте иминлеге», «Робототехника», «Ориентирование», «Экология», «Краеведение». Каты көрәш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Иске Балтач  2нче урта мәктәбе; 2 урын - Иске Балтач  1нчеурта мәктәбе; 3 урын - Иске Балтач авылы башлангыч мәктәбе; Җиңүче команда район исеменнән “Яклаучылар, алга!” республика спорт-белем бирү уенының зона этабында чыгыш ясаячак. Җиңүчеләрне һәм призерларны котлауга лаек. Барлык катнашучыларга ныклы сәламәтлек, максатка ирешүдә илһам һәм тырышлык телибез!

 

“Яклаучылар, алга!” республика спорт-белем бирү уены
“Яклаучылар, алга!” республика спорт-белем бирү уены
“Яклаучылар, алга!” республика спорт-белем бирү уены
Автор:
Читайте нас: