Барлык яңалыклар

«Ворошиловский стрелок»Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр фестивале

Фестивальдә очраклы кешеләр булмаган, биредә сәламәт яшәү рәвеше, физкультура, спорт, Хезмәткә һәм оборонага әзерлек, Ватанны саклау һәм патриотизм тормышның аерылгысыз өлеше булган кешеләр катнашты.

«Ворошиловский стрелок»Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр фестивале
«Ворошиловский стрелок»Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр фестивале

Ярышларда 14 яшьтән 15 яшькә кадәрге мәгариф учреждениеләре командалары, 1 җитәкче һәм 2 катнашучы (кыз һәм егет) катнашты. Өлкән сыйныф укучыларын ярышлар программасы көтте: 10 метр ераклыктан «утырып, терсәкләренә таянып» ату, «торып, баскан килеш» ату, ераклыкка снарядлар ыргыту һәм «Ворошиловский стрелок»фестивале турында команданың иң яхшы чыгышына иҗади конкурс. Фестивальгә нәтиҗәләр кызлар һәм егетләр арасында команда һәм шәхси зачетта ясалды. Район мәктәпләренең 10 командасыннан иң мәргәннәре-Уразай мәктәбе укучылары. Икенче урынны Тучыбай уртамәктәбе командасы алды, өченче урынга Штәнде мәктәбе укучылары  чыкты.

 

«Ворошиловский стрелок»Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр фестивале
«Ворошиловский стрелок»Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр фестивале
Автор:
Читайте нас: