Азык-төлек, әйберләр һәм беренче чираттакирәкле медикаментлар, балалар хатлары һәм рәсемнәрдән торган посылкалар формалаштырылган. Иске Балтач башлангыч мәктәбендә укучыларыннан, ата-аналардан, педагоглардан һәм мәктәп администрациясеннән посылкалар тиздән махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбызга җибәреләчәк. Безнең ярдәм һәм җылылык аларга хезмәт авырлыгын җиңеләйтер дип өметләнәбез. Укучыларыбызның ата-аналарына бу зур эштә ярдәм иткәннәре өчен мәктәп җитәкчелеге рәхмәт белдерде. Бердәмлектә безнең көч, сүзләренең асылын райондашлар яхшы аңлый.