Барлык яңалыклар

Махсус хәрби операциядә катнашучы укыган мәктәбендә

28 февральдә Иске Балтач 2нче урта мәктәптә зур вакыйга булды, мәктәпне тәмамлаучы, махсус хәрби операциядә катнашучы  очрашуга килде.

Махсус хәрби операциядә катнашучы укыган мәктәбендә
Махсус хәрби операциядә катнашучы укыган мәктәбендә

Үз сүзен элекке укучы ул туган мәктәбендә укыган, белем алган һәм армиядә хезмәт иткән еллары турында башлый. Русия хәрбиләренең батырлыклары, якташларыбыз турында сөйләде. Шулай ук армиядә хезмәт итү кирәклеге, Ватанга мәхәббәт, үз халкы алдында хезмәт бурычын үтәү турында сүз барды. Укытучылар да, балалар да зур кызыксыну белән тыңладылар, җитди сораулар бирделәр. Диалогта тылдан килгән солдатларыбызга ярдәм итү темасы күтәрелде. Якташларыннан җылы сүзләр язылган хатлар һәм туган якларыннан килгән посылкалар һәр хәрби хезмәткәрнең җанын җылыта, аларны рухи яктан ныгыта. Бу бик мөһим һәм кирәкле эш. Мәктәп директоры Азамат  Мәгъзумов якташка рәхмәт белдерде һәм ныклы сәламәтлек, имин хезмәт һәм тизрәк өйгә кайтуын теләде, һәм безнең укучылар хәрбиләргә язган хатны тапшырды. Кунагыбыз балаларга яхшы укуларын һәм туган илен яратуларын теләде.

 

Гөлгенә Мусина.

Автор:
Читайте нас