Чарада Тушкыр авыл биләмәсе башлыгы Әгләмов Б.Ф., район ветераннар советы рәисе Сафин Р. Х., яшь буын, Асавка авылы кунаклары һәм халкы катнашты. Котлау сүзләре белән митингның хөрмәтле кунаклары һәм укучылары чыгыш ясады. Һәлак булган геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар.