Барлык яңалыклар

Ватанны саклаучы көне уңаеннан тантана

Быел тамашачы залының алгы  рәтләрендә утырган хәрби киемдәге ир-атлар игътибарны җәлеп итте. Махсус хәрби операциядә  катнашкан якташларыбыз, гаилә әгъзалары белән биредә урын алган икән.

Ватанны саклаучы көне уңаеннан тантана
Ватанны саклаучы көне уңаеннан тантана

Бер матур традиция буенча Ватанны саклаучы көне  районыбызда рух күтәренкелегендә  үтте.  Быел тамашачы залының алгы  рәтләрендә утырган хәрби киемдәге ир-атлар игътибарны җәлеп итте. Махсус хәрби операциядә  катнашкан якташларыбыз, гаилә әгъзалары белән биредә урын алган икән.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Ватанны саклаучы көнендә тәбрикләү сүзен шул якташларыбызга мөрәҗәгать итеп башлады. "Олы горурлык кичерәбез. Махсус хәрби операциядә  катнашкан якташларыбыз, басып залдагыларга күренегез әле, алкышлап алыйкчы",—диде. Тамашачылар ир-егетләргә аягүрә басып дәррәү алкышлады. "Сау-сәламәт булып, исән-сау туган якка әйләнеп кайтыгыз. Баш очыбызда аяз күк йөзе булсын. Җиңү белән кайтыгыз",—дип теләкләрен юллады Илгиз Әхвәс улы.

БРның Тәтешле һәм Балтач районнарының хәрби комиссары Ансар Арсланов тәрикләү сүзендә: " Ватанны саклаучы көне уңаеннан ихлас котлыйм. Погоннарны иңнәренә таккан һәркем дәүләт кушкан бурычны үти. Ил тарихында чагылыш тапкан яуны ир-егетләр үткән. Бөек Ватан сугышы, Әфганстан, башка кайнар нокталарда булган балтачлыларбар. Бүген махсус хәрби операциядә бихисап райондашларыбыз катнаша. Гыйнвар-февральайларында15 ир-егетне махсус хәрби операциягә озаттык. Балтачта ватанпәрвәр ир-егетләр булуын ассызыклап әйтәсем килә. Теләп язылалар. Андый рухлылар булганда җиңү яулап кайтачаклар. Тылдагылар якташларына теләп булышалар,  гуманитар ярдәмегез өчен зур рәхмәт. Җылы карашыгызны тою якташларыбыз өчен мөһим",—диде.

 Ватанны саклаучы көнендә мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тырышлыгы белән эчтәлекле матур концерт булды.

(Мәкаләнең тулы варианты белән гәзитнең алдагы санында таныша аласыз).

Ватанны саклаучы көне ужаеннан тантана
Ватанны саклаучы көне ужаеннан тантана
Ватанны саклаучы көне ужаеннан тантана
Ватанны саклаучы көне ужаеннан тантана
Ватанны саклаучы көне ужаеннан тантана
Ватанны саклаучы көне ужаеннан тантана
Ватанны саклаучы көне ужаеннан тантана
Ватанны саклаучы көне ужаеннан тантана
Ватанны саклаучы көне ужаеннан тантана
Ватанны саклаучы көне ужаеннан тантана
Ватанны саклаучы көне ужаеннан тантана
Ватанны саклаучы көне ужаеннан тантана
Ватанны саклаучы көне ужаеннан тантана
Ватанны саклаучы көне ужаеннан тантана
Ватанны саклаучы көне ужаеннан тантана
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: