Барлык яңалыклар

Туган телдә юлланган сәлам иң кадерлесе

Халыкара туган тел көнендә  райондашлар якташларына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәзерге заман геройларына сәлам юллады. 

"Халыкара туган тел көнендә райондашлар  якташларына, хәзерге заман геройларына  махсус хәрби операциядә катнашучыларга үзенең ялкынлы сәламен юллады. Балтач районында төрле милләт һәм дин вәкилләре үз традицияләрен һәм туган телләрен саклап, дуслыкта һәм татулыкта яшиләр. Бердәмлектә -көч!",—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендә пост урнаштырган.

Берсүзсез ерак тарафларда батырлык үрнәкләре күрсәткән якташларыбызга туган телләрендә ялкынлы сәлам ишетү ядкәрләргә тиң, туган як сәламе, якыннар, авылдашлар сәламе булып барып ирешүвенә иманым камил. Мондый сәлам рухи көч, өстәсен. Видеода ассызыкланганча— исән-сау туган якларына МХОда катнашучыларның һәммәсенең кайтуын райондашлар көтә.


 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: