Барлык яңалыклар

"Яугир-интернационалист әнисенә китап тапшырдым"

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев яугир-интернационалист әнисе янына барып килүе турында социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

"Яугир-интернационалист әнисенә китап тапшырдым"
"Яугир-интернационалист әнисенә китап тапшырдым"

"Фиданис Галимовның әнисе Фәвзидә Нигамаевна янында булдым. Якташыбыз Фиданис Назифович 19 яшендә чит илдә – Әфганстанда 1989нчы елда һәлак булды.  Автомобильләр колоннасы Кабул – Баграм маршын башкарганда ут астында кала.Фиданис колоннаның бер машинасы руле артында була. Көчле ут булуга карамастан, якташыбыз машинаны ут зонасыннан чыгара һәм, ут позициясен алып, башка автомобильләрнең чыгуына ярдәм итте. Сугышта каты яралана. Үз-үзен корбан итеп үлә! Күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен һәлак булганнан соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Фәвзидә Нигамаевнага «Әфганстан. Безнең хәтер һәм җан ярасы " китабын тапшырдым. Әфган сугышында катнашучы барлык балтачлылар турында китап ул. Фәвзидә Нигамаевнаны югалту авыртуын берни белән дә каплап булмый, беләм. Бары тик безнең, якташларыбыз,  сезнең белән, һәм Фиданисның корал буенча иптәшләренең игътибар һәм кайгыртуы гына югалту ачысын азрак булса  киметә ала.

Без барлык егетләрне дә хәтерлибез!"—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев яугир-интернационалист әнисе янына барып килүе турында социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Тарих битләрендә урын алган вакыйгалар,  яуда үзләрен аямаган  батырлык күрсәткән якташлар  турында якты истәлек мәңгелек.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: