Барлык яңалыклар

Гаиләнең хәлен белеп

Махсус хәрби операциядә катнашкан кыска вакытлы ялда булган якташлар белән бергә МХОда хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булган Арсений Янситов гаиләсенең килеп хәлен беләләр. 

Гаиләнең хәлен белеп
Гаиләнең хәлен белеп

"Кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучы якташлар белән бергә МХОда хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булган Арсений Янситов гаиләсенә килделәр.  Иптәшләре дустының хатыны Лиананың , балаларының тирән кайгысын уртаклаштылар. Бергәләп гаиләне борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Әлбәттә, без тыныч тормышыбыз өчен гомерен биргән якташыбызның гаиләсенә проблемаларны хәл итүдә булышачакбыз һәм ярдәм итәчәкбез"—дип район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә язган...

Махсус хәрби операциядә катнашучы якташлар  бер-берсе өчен кадерле тугандай кабул ителүе билгеле. Уйлары, фикерләре уртак аларның. Шуңа сафтагыларны югалту үтә авыр.



Автор:Рима Валиева
Читайте нас: