Барлык яңалыклар

Вөҗдан кушканча хәрби бурычын үтәгән

Радужный шәһәреннән мобилизация буенча алынган акыллы, тыйнак егете Шәрифуллин Эльдар Эльфат улы кара көч — фашизмга каршы көрәшкәндә, МХО зонасында  батырларча һәлак булды. Матәм митингына  Эльдар Эльфат улының  әтисе туып үскән Түбән Сикияз авылында аны якын күргән туганнары, дуслары, якыннары, авылдашлары җыелды. Газим Талипов фотолары-сайтта.

Вөҗдан кушканча хәрби бурычын үтәгән
Вөҗдан кушканча хәрби бурычын үтәгән

Матәм митингын алып баручы Айдар Сираев Эльдар Эльфат улы белән хушлашу матәм митингын ачып:

" Шәрифуллин Эльдар Эльфат улы Радужный шәһәрендә 1996 елның 9нчы мартында Xанты-Манси автономияле округының Радужный шәһәрендә Рита Хаҗгали кызы һәм Эльфат Мәсәбих улы Шәрифуллиннар гаиләсендә туа. 2002нче елдан 2013нче елга кадәр Радужный шәһәренең 5нче мәктәбендә белем ала. Аны тәмамлаганнан соң Радужный политехник колледжын тәмамлый. Уку елларында тырышлыгы, активлыгы, сәләте, ачыклыгы белән аерылып тора.

  Совет Армиясендә хәрби хезмәтне 2016-2017нче елларда Новосибирск шәһәрендә ракета гаскәрләрендә үтә.  Ул тормышка уңай карашы, хәрби бурычка тирән ихтирамлы булуы белән үрнәкле. Үзенә таләпчән булуы, куелган максатларга  билгеләнгән вакытта ирешүе гадәти халәте аның.

2022 елның 26нчы сентябрендә ПАО ННК эш урыны буенча  РФ Кораллы Көчләре сафларына өлешчә хәрби мобилизация буенча махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә. Гранатомёт взводының өлкән наводчигы була. Эльдар Шәрифуллин "Батырлык"  ордены, Суворов медалена лаек булды. МХО барган җирлегендә Эльдар Эльфат улы  хезмәттә  соңгы сулышына кадәр присягага тугры калып һәлак була. 2024 елның 3нче гыйнварында Донецк Халык Республикасы территориясендә Авдеевка терриконы районында хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булды",— дип әйтте батыр тормышы белән таныштырып.

Район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев ихлас күңелдән кайгы уртаклаштып: "Бүген бездә зур кайгы. Без соңгы юлга үзебезнең ир-егетебезне, саклаучы Эльдар Шәрифуллинны озатабыз. Соңгы вакыйгалар булгач мобилизация игълан ителгәч  кире уйны башына кертмәде, алгы сафта булды.  Фашизм белән көрәштә һәлак булды. Тәртипле, акыллы егет һәрвакыт күңелләрдә шундый булып калыр. Ә бүген үрнәкле батырны соңгы юлга озатырга җыелдык. Үзебезнең ир-егетләрне югалту бик авыр. Әнисе Рита Хаҗгали кызы һәм Эльфат Мәсәбих улы Шәрифуллиннар,  якыннары  сүз белән сезнең авыр кайгыгызны әйтеп бетереп булмый. Якын кешене югалту хакыйкатен кабул итү авыр. Сезнең улыгыз каһарман буларак үз гомерен аямаган. Ул безнең өчен батырлык үрнәге булып кала. Кайгыгызны уртаклашабыз һәм аны онытмаячакбыз",—дип Илгиз Әхвәс улы күңел түреннән чыккан ихлас сүзләрен җиткерде.

 

"Якын кешене югалту гаиләсе, якыннары, дуслары өчен, берсүзсез, зур кайгы. Кайгыгызны уртаклашабыз. Бурычын воҗдан кушканча үтәгән якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек. Ул безне фашизмнан яклап гомерен фида кылды.",— дип Башкортстан Республикасы Башлыгы вәкиле, Дәүләт Җыелышы-Корылтаеның бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе урынбасары Галин Илһам Илүс улы чыгышын сүзеннән кайгы уртаклашу сүзеннән башлады.

"Чын ватанпәрвәр һәм ир-егет буларак,  Эльдар Шәрифуллин илебезгә куркыныч янаганда ул читтә кала алмады. Мобилизация буенча махсус хәрби операциягә барды. Анда тынычлык, дөреслек өчен гомерләрен салалар. Тарихта егетләренең батырлыгы, кыюлыгы, батыр Эльдар Эльфат улы исеме калыр",—дип БРның Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссар Ансар Арсланов Эльдар Эльфат улы белән хушлашу матәм митингында Рита Хаҗгали кызы һәм Эльфат Мәсәбих улының кайгыларын уртаклашты.

Эльдар Шәрифуллинның Радужный шәһәреннән килгән сыйныфташлары, дуслары, әтисенең энесе Мансаф Шәрифуллин батыр турында әйткән җылы сүзләреннән битараф калу мөмкин түгел иде...

 

 Русия Федерациясе флагы (әләме) батырның әтисе Эльфат Мәсәбих улы Шәрифуллинга мәңгелек сакка тапшырылды.

 

Түбән Сикияз мәчете имамы Вәсил хәзрәт Коръән аятьлары укып, дини кануннарны үтәгәч, матәм митингында  катнашучылар Түбән Сикияз авылын кече чактан үз иткән батыры Эльдар Эльфат улын соңгы юлга озатуда дәррәү катнаштылар.

Мәкаләнең тулы варианты гәзитнең алдагы санында дөнья күрәчәк.

Вөҗдан кушканча хәрби бурычын үтәгән
Вөҗдан кушканча хәрби бурычын үтәгән
Вөҗдан кушканча хәрби бурычын үтәгән
Вөҗдан кушканча хәрби бурычын үтәгән
Вөҗдан кушканча хәрби бурычын үтәгән
Вөҗдан кушканча хәрби бурычын үтәгән
Вөҗдан кушканча хәрби бурычын үтәгән
Вөҗдан кушканча хәрби бурычын үтәгән
Вөҗдан кушканча хәрби бурычын үтәгән
Вөҗдан кушканча хәрби бурычын үтәгән
Вөҗдан кушканча хәрби бурычын үтәгән
Вөҗдан кушканча хәрби бурычын үтәгән
Вөҗдан кушканча хәрби бурычын үтәгән
Вөҗдан кушканча хәрби бурычын үтәгән
Вөҗдан кушканча хәрби бурычын үтәгән
Вөҗдан кушканча хәрби бурычын үтәгән
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: