Барлык яңалыклар

Түбән Иванай авылында матәм митингы үтте

Махсус хәрби операция зонасында якташыбыз Арсений Яковлевич Янситов һәлак булды. Түбән Иванай авылының булдыклы егетенең фашизмның таралуына каршы көрәшкәндә гомере өзелде.  Матәм митингына Түбән Иванай  авылында, Янситов  йортында аны ихтирам иткән якташлары, яраткан якыннары,  авылдашлары җыелды. Газим Талипов фотолары-сайтта.

"Арсений Яковлевич Янситов 1977 елның 7нче ноябрендә Балтач районының Түбән Иванай авылында туды. Түбән Иванай  урта мәктәбен Арсений Яковлевич 1992 елда тәмамлады. 1992нче елда Балтачның 11нче һөнәрлек-техник училищесына укырга кереп, 1995нче  елда киң профильле тракторчы-машинист белгечлеге алды. Уку дәверендә Арсений үзен тырыш, булдыклы укучы итеп күрсәтте. Яхшы укыды, барлык чараларда да актив катнашты. Яхшы холкы, кеше белән уртак тел таба белүе белән аерылып торды.

 

1995—1997нче елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итте. Хәрби бурычын үтәүгә җитди карашта булды. "За боевое отличие" медале белән бүләкләнгән.

2022 елның 22нчы октябрендә МXОда катнашу өчен мобилизацияләнде.

Арсений Яковлевич Янситов МХО җирлегендә хезмәттә  соңгы сулышына кадәр присягага тугры калып һәлак булды.

Якын кешене югалту гаиләсе, якыннары, дуслары өчен зур кайгы, берсүзсез. Беләбез, воҗдан кушканча бурычын үтәгән якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек булачак",— дип әйтте БРның Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссар Ансар Арсланов Арсений Яковлевич Янситов белән хушлашу матәм митингын ачып.

Башкортстан Республикасы Башлыгы вәкиле, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиев: "Башкортстан Республикасы Башлыгы  һәм үзем, шулай ук Башкортстан Республикасының күп милләтле халкы исеменнән тормыш иптәше,балалары, туганнарының тирән кайгысын ихлас уртаклашам.

Xөрмәтле, дуслар!  Шундый яшь кешенең һәлак булуы авыр хәл. Ихлас күңелдән кайгыгызны уртаклашам. Без сезнең белән хәтәр катлаулы чорда яшибез. Әле МХО зонасында булган якташларыбыз иң мөһим эшне башкаралар. Батырларча, вөҗдан кушканча бурычларын үтиләр.  Мин дә МХО зонасында булганым бар. Ир-егетләребезгә олы хөрмәт. Рядовойлардан башлап командование составына кадәр олы ихтирамга лаек. Арсений кебек ир-егетләребез булганда киләчәгебез бар. Тик, кызганычка каршы, шундый зур хак түләргә туры килә.   

 Бүген Илгиз Әхвәс улы белән Арсений турында сөйләштек. Шундый зур, тату гаиләдә туган, үзе матур гаилә булдырган. Арсений тыныч йокласын, ул чын каһарман. Ил иминлеге өчен һәлак булганнарны онытмабыз",— дип белдерде. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен рядовой Арсений Яковлевич Янситов "Батырлык" ордены белән бүләкләнгән. Башкортстан Республикасы Башлыгы указы белән Арсений Яковлевич Янситов Башкортстан Республикасы дәүләт наградасы—Шәйморатов ордены белән бүләкләнүе турында игълан ителде. Орденны якташыбызның тормыш иптәше Лиана Калиевнага Искәндәр Рәүф  улы тапшырды.

Район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев ихлас күңелдән кайгы уртаклаштып: "Кадерле балтачлылар! Без соңгы юлга илебезнең тугры улын озатабыз.  Ул батырларча үзен күрсәткән. Хөрмәтле Лиана Калиевна, Есения, Евгений, Яна, Матвей, сез газиз кешегезне югалттыгыз. Бу зур сынау.  Кайгыгызны уртаклашабыз.

Барыбыз да Арсенийны чын  ир-егет буларак беләбез. Аның хезмәттәшләре нинди җаваплы булуын беләләр. Хәрби бурычына соңгы минутына кадәр хәрби бурычына, халкына хезмәт итүгә тугры булган якташыбыз турында хәтер мәңгелек. Арсений Янситовбезнең йөрәкләрдә калыр. Безнең каһарманнарыбыз күңелләрдә  мәңгелек калыр",—диде.

Түбән Иванай авыл биләмәсе башлыгы Игорь Яниев:" Арсений Яковлевичны соңгы юлга озатырга килдек.  Арсений Янситовны тик яхшы яктан гына беләбез.  Ул һәрчак ярдәм итәргә тырышты. Авылдашыбыз алтын куллы булды. Махсус хәрби операция игълан ителгәч  кире уйны башына кертмәде.Читтә кала алмады. Аның ике туганнары да МХОга бардылар. Якташыбызны онытмабыз",—диде.

Арсений Яковлевич Янситовның укытучысы Аклаева Илюса Михайловна, күршесе Баймурзина Динара Петровна,  якыннары исеменнән бертуганы Янситова Элита Яковлевна, кадерле кешеләрен җылы сүз белән искә алдылар.  Батыр, горурланырлык шәхес турында якты истәлекләрен яңарттылар.

 Русия Федерациясе флагы (әләме) батырның  тормыш иптәше Лиане Калиевнага мәңгелек сакка тапшырылды.

Матәм митингында  катнашучылар Арсений Яковлевич Янситовны соңгы юлга озатуда дәррәү катнаштылар.

Түбән Иванай авылында матәм митингы үтте
Түбән Иванай авылында матәм митингы үтте
Түбән Иванай авылында матәм митингы үтте
Түбән Иванай авылында матәм митингы үтте
Түбән Иванай авылында матәм митингы үтте
Түбән Иванай авылында матәм митингы үтте
Түбән Иванай авылында матәм митингы үтте
Түбән Иванай авылында матәм митингы үтте
Түбән Иванай авылында матәм митингы үтте
Түбән Иванай авылында матәм митингы үтте
Түбән Иванай авылында матәм митингы үтте
Түбән Иванай авылында матәм митингы үтте
Түбән Иванай авылында матәм митингы үтте
Түбән Иванай авылында матәм митингы үтте
Түбән Иванай авылында матәм митингы үтте
Түбән Иванай авылында матәм митингы үтте
Түбән Иванай авылында матәм митингы үтте
Түбән Иванай авылында матәм митингы үтте
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: