

"Сабина янында кунакта булдым. Бу бәйрәм көннәрендә аның әтисе ерак - безнең тыныч тормышыбыз, киләчәгебезне махсус хәрби операция зонасында яклый. Сабина Кыш Бабайдан "Теләкләр чыршысы" акциясе өчен язылган хатында балалар конструкторы сораган иде. Сабинаны һәм аның әнисен Светлананы Яңа ел белән котладым",—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә язган.
Әтисе барлык якташларыбыз белән бергә исән- сау булып туган якларына кайтсыннар. Яңа ел тик яхшы хәбәрләр генә алып килсен, күк йөзебез аяз булсын. Сабыйның һәм аның әнисенең барлык теләкләре тормышка ашсын.