Иң олы бүләк—улынннан кайнар сәлам

«Тыныч» дигән позывнойлы якташтан бүген үзенең матур юбилеен аның әнисе Гөлфидә Сафтдинова билгеләп үтүе билгеле булды.

Иң олы бүләк—улынннан кайнар сәламИң олы бүләк—улынннан кайнар сәлам
Иң олы бүләк—улынннан кайнар сәлам

"Гөлфидә Сафтдинова  юбилеен билгели. Авылга барып, туган көне белән котладым. Юбилярга иң яхшы бүләк-улыннан кайнар сәлам, аны Гумконвой белән МХО зонасына  барып килгән Руфат Әхмәтнуров тапшырды.

Гөлфидә Фәтхинур кызы! Сезгә һәм сезнең йөзегездә барлык аналарыбызга сәламәтлек, озын гомер, рух ныклыгы, гаилә иминлеге, сабырлык телим. Без сезнең белән! Барлык якташларның  да  МХОдан исән - сау кайтуларын  көтәбез!"— дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә  пост урнаштырган.

Иң олы бүләк—улынннан кайнар сәлам. Кадерлеләре ерактан да үз газизләрен шатландырырга чарасын тапкан. Исән-сау булсыннар  һәммәсе. Алдагы туган көннәрне бергә каршы алырга язсын.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас