Барлык яңалыклар

МХОдагы якташларыбызга ярдәм итү-изге эш!

Махсус хәрби операциядә җылы әйберләр, азык-төлек белән посылкалар җибәрүне хәстәрләгдә активлар.

МХОдагы якташларыбызга ярдәм итү-изге эш!
МХОдагы якташларыбызга ярдәм итү-изге эш!

"МХОдагы якташларыбызга ярдәм итү-изге эш! Балтач районы Иске Балтач авылының 1 нче  урта мәктәбе коллективы Балтач катнашучыларына махсус хәрби операциядә җылы әйберләр, азык-төлек белән посылкалар җибәрүне оештыра. Җыелган акчага бензин генераторын аерым сатып алдылар. Ул якташларга пилотсыз аппаратлар һәм рация батареяларын зарядларга, биналарны яктыртырга ярдәм итәчәк. Мәктәп укучылары язган хатларны посылкаларга салырга онытмаганнар. Укытучылар үз коллегалары Ольга Вәлиәхмәтова, Рафидә Мөгаттарова, Рита Шәйхаттаровага да ярдәм итәләр, аларның туганнары хәзер Ватанны саклаучылар сафында. Рәхмәт! Йөрәкләребезнең җылысы, якташларны махсус хәрби операция зонасында җылытсын һәм сакласын!Безнең яклаучыларга уңышлар!"— дигән постны район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрләр сәхифәсендә урнаштырган.

Җиңү яулап кайтсыннар өчен якташларыбыз да үз өлешен кертергә тырыша. Аяз күк йөзе барыбыз өчен дә кадерле. Туган як сәламе якташларга бик кадерле.

 

 

МХОдагы якташларыбызга ярдәм итү-изге эш!
МХОдагы якташларыбызга ярдәм итү-изге эш!
МХОдагы якташларыбызга ярдәм итү-изге эш!
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: