Махсус хәрби операция зонасыннан район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев яңа гына хәбәр алган. "Ышанычыгыз һәм ярдәмегез өчен бик рәхмәтлебез! Русиягә Дан!!! Шулай дип язалар безнең якташларыбыз, балтачлылар махсус хәрби операция зонасыннан Даян Мурзин исемендәге Башкорт батальонындагы якташлар. Барлык балаларга, аларның әти-әниләренә, тәрбиячеләренә һәм укытучыларына ярдәмнәре өчен зур рәхмәт. Хатларыгыз җылылык белән җылытыла һәм яклаучыларыбызны саклый. Шул ук рухта дәвам итегез!"— дип язылган ул хатта дип уртаклаша Илгиз Әхвәс улы.
Якташларыбыз туган якларына исән-сау кайтсыннар, дип тели райондашлар. Рух күтәренкелеге, сәламәтлек теләп калабыз якташларга.