Иске Яхшый авылыннан игезәкләр Азат һәм Азамат Шакировлар хәрби хезмәткә чакырылдылар. Егетләр белән горурланабыз. Хезмәтне лаеклы башкарырлар, дигән ышаныч бар. Ата-аналарына Рәхмәт хатлары гына алырга язсын. Уңышлар сезгә, яңа тугры дуслар, яхшы командирлар. Хәерле юл!
Тормыш мәктәбен лаеклы үтеп, туган якларына исән-сау кайтырга язсын.