Барлык яңалыклар

Якташыбыз турында якты истәлек мәңгеләштерелә

Махсус хәрби операция зонасында якташыбыз, Рөстәм Хурамшин һәлак булды.Матәм митингына Асавка авылында, гомер иткән  йорты каршындагы мәйданга аны ихтирам иткән якташлары, яраткан якыннары,  авылдашлары җыелды.

Якташыбыз турында якты истәлек мәңгеләштерелә
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгеләштерелә

Рөстәм Мөхәмәтҗан улы Хурамшин Казахстанда, Кустанай өлкәсе Фёдоровка  посёлогында 1981 елның 9нчы июлендә туа. 1996нчы елда Гостелло  мәктәбендә 9нчы сыйныфны  тәмамлый. Уку елларында активлыгы, тырышлыгы, ачыклыгы белән аерылып тора. Гаилә Башкортстанга күченеп кайта. 2000нче елда Рөстәм Русиянең Кораллы Көчләре сафына чакырыла. Чечен Республикасы территориясендә контртеррористик операцияләрдә катнаша. 2022 елның 28нче ноябреннән контракт буенча хезмәт итә. Дәүләт мәнфәгатьләрен яклый, Луганск һәм Донецк Халык Республикалары территориясендә махсус хәрби операциядә хәрби бурычларны үти. Хурамшиннарның каннарында ватанпәрвәрлек-патриотизм. Аның ике абыйсы Рамил һәм Шамил шулай ук ил чикләрен саклауда торып, махсус хәрби операциядә катнашалар. Бу елның 26нчы октябрендә Рөстәм авыр яралана. Нәтиҗәдә,17 ноябрьдә ул Мурманск шәһәренең госпиталендә вафат була. Рөстәм ахырга кадәр хәрби антына тугры калып һәлак була.

Ул тормышка уңай карашы, хәрби бурычка тирән ихтирамлы булуы белән үрнәкле. Үзенә таләпчән булуы, куелган максатларга  билгеләнгән вакытта ирешүе гадәти халәте аның.

Соңгы елларда чиктәш төбәкләрнең оешмаларында  уңышлы эшләгән...

Якташыбыз турында якты истәлек мәңгеләштерелә
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгеләштерелә
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: