Матәм митингы Русия Федерациясенең һәм Башкортстанның гимннары яңгыравында башланды. Район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев батырларча һәлак булган якташыбызның тормыш иптәше, кызлары, абыйлары, туганнарының авыр кайгысын уртаклашты. "Бүген батыр якташыбыз Рөстәм Хурамшинны соңгы юлга озатабыз. Ватаныбызны саклап ул хезмәттә соңгы сулышына кадәр присягага тугры калып һәлак булды. Без сезнең яныгызда булырбыз. Кызганычка каршы, нинди генә сүзләр әйтсәң дә якыныгызны югалту авырлыгын алар киметә алмас. Район халкы, шәхсән үзем исеменнән кайгыгызны ихлас уртаклашам. Рөстәм Хурамшинны батырларча бурычын үтәгән. Ул дөньяны гадел итәргә омтылды. Барыбызның олы ихтирамына, рәхмәт сүзләренә лаек. Якташыбыз турында якты хәтер күңелебездә сакланыр. Аның исемен мәңгеләштерү эшен башкарачакбыз. Монысы безнең бурычыбыз. Барыбыз да аның батырлыгы өчен аңа рәхмәтлебез ",—дип ихлас сүзләрен җиткерде Илгиз Әхвәс улы.