Барлык яңалыклар

Куергазы районы Хакимияте башлыгы МХОга киткән

Юлай Ильясов махсус хәрби операциягә юлланган.

Куюргазы районы Хакимияте башлыгы  МХОга киткән
Куюргазы районы Хакимияте башлыгы МХОга киткән

Юлай Ильясов Куергазы районы Хакимияте башлыгы булып 2019нчы елдан башлап эшләде.

Элек Юлай Талха улы БРның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе, Уфа хакимияте башлыгы урынбасары, Уфаның Киров районы Хакимияте башлыгы, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазифаларында эшләде, “Башнефть”тә дә эшләп алган иде.

Исән-сау туган якларына кайтырга язсын.

 

Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.  

Чыганак-"Башкорт батальоны" Телеграм-каналы.

"Өмет" гәзите.

Фото-"Башкорт батальоны" Телеграмм-каналы.

Автор:
Читайте нас: