Барлык яңалыклар

Балтач егетләре хезмәткә юлланды

Көзге чакыру чоры төгәлләү алдында Балтач районыннан бянә бер төркем егет хәрби хезмәткә юлланды. Тантаналы озату чарасы үзәгендә булды алар.

Балтач егетләре хезмәткә юлланды
Балтач егетләре хезмәткә юлланды

Берьюлы дистәгә якын егет  туган якларын калдырып ерак юлга чыкты.  Озатырга килгән әти-әниләре, зур әниләре, күршеләре, авылдашлары яшь егетләргә җылы теләкләрен җиткерергә ашыкты.  Якыннары өчен борчылулары йөзләрендә чагыла. Дулкынлану мохитен  җырлар, төрле көйләр яңгыравы тирәнәйтә сыман. Иртәнге сәгатьтә барысын да яхшыга юраган өлкәннәр белән аралаштык.

Башкортстан Республикасы Хәрби Комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлек начальнигының  призыв буенча  өлкән  ярдәмчесе Рәсимә Әхмәдиева булачак солдатларны  үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды. Булачак солдатларны тәрбияләгән ата-аналарга рәхмәт сүзләрен  җиткерде. „Русия Федерациясендә хезмәт итәчәксез. Егетләр ышанычны акларлар. Исән-сау кайтуыгызны көтәрбез“,— диде ул.  Иң мөһиме — һәркайсына гадел кешеләр белән бергә хезмәт итәргә туры килсен иде, дигән теләкләргә ерак юлга чыккан егетләрне озатырга җыелганнар кушылды.  

Район Хакимияте яшьләр белән эшләү бүлеге начальнигы Максим Ахтариев балтачлыларга район җитәкчелеге исеменнән хезмәттә  уңышлар теләп, шелтәсез хезмәт итүләренә ышаныч белдерде һәм тапшырды.

„Газель” автомашиналарында Башкортстан Республикасы Хәрби Комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлек начальнигының призыв буенча өлкән ярдәмчесе Рәсимә Әхмәдиева озатуында балтачлылар башкалага юл алды...

Чара турында  тулы мәкаләне гәзитнең алдагы санында укыгыз.

Балтач егетләре хезмәткә юлланды
Балтач егетләре хезмәткә юлланды
Балтач егетләре хезмәткә юлланды
Балтач егетләре хезмәткә юлланды
Балтач егетләре хезмәткә юлланды
Балтач егетләре хезмәткә юлланды
Балтач егетләре хезмәткә юлланды
Балтач егетләре хезмәткә юлланды
Балтач егетләре хезмәткә юлланды
Балтач егетләре хезмәткә юлланды
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: