Барлык яңалыклар

Чираттагы гуманитар конвойны җибәрүдә катнашканнарга рәхмәт

Район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев чираттагы гуманитар конвойны җибәрүдә катнашканнарга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Чираттагы гуманитар конвойны җибәрүдә катнашканнарга рәхмәт
Чираттагы гуманитар конвойны җибәрүдә катнашканнарга рәхмәт

 

Район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендә: "Чираттагы гумконвойны җибәрүдә күрсәткән ярдәме өчен Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышыы – Корылтае депутатлары Шамил Шәриповка һәм Кашшаф Ямалетдиновка рәхмәт белдерәм! Шамил Госман улы җитәкчелегендәге "Газпром трансгаз Уфа" ҖЧҖ МХОдагы якташлар ихтыяҗлары өчен өч УАЗ автомобиле, ә Кашшаф Сәйфит улы җитәкчелегендәге "Танып" шифаханәсе бер тонна чиста су тапшырды",—дип ихлас рәхмәт сүзләре юллаган.

Махсус хәрби операциядәге якташларга туган як сәламе, ярдәме бара. Җиңү белән кайтсыннар якташлар, дигән теләккә һәр балтачлы кушыла.

 

Чираттагы гуманитар конвойны җибәрүдә катнашканнарга рәхмәт
Чираттагы гуманитар конвойны җибәрүдә катнашканнарга рәхмәт
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: