Барлык яңалыклар

"Алёша" танкы МХОда тиңдәшсез җиңүгә иреште

Яуда 1 танк 8 техника белән каршы килгәннәрне тармар итеп дөнья күләмендә дан казанды. Алар батырлыгына багышлап җыр яздылар.

 Яуда берәү сигез техника, шул исәптән ике танкны юк итүе тарихын дөнья халкы видеодан күреп белде. Бу алышта катнашкан Монолит позывнойлы өлкән лейтенант татар егете Рәсим. Ул, бер танкта  күп дошманны җиңү турында төгәл  тактиканы тикшереп  журналистка аңлатып бирде.

"Алёша" танкы җиңүе турында җыр иҗат иттеләр. Аны Юрий Кононов башкара. Татар, рус, якут егетләре батырлыгына дан җырлый ул. Батыр милләттәшебез  белән горурланабыз. Халыклар дуслыгы илебездә ныклы. Моны бу очрак дәлилли.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: