«Әл дә син бар әле дөньяда», «Зәңгәр күзле кызны сагынам» җырларын, мөнәҗәтләр башкарган Радик Динәхмәтовның иҗатын тамашачы якын күрә.
Артист җәй МХОчылар сафына үз теләге белән язылды. Киләчәктә медвзвод санитары буларак хезмәт итәчәк.
«Без юлда. Телефоннарыбызны сүндереп куярга приказ булды. Аллаһы боерса, барысы да яхшы булыр, дип, сезнең белән әлегә саубуллашам. Сәламәт булыгыз!» – дип телефонны сүндерер алдыннан язып куйган җырчы.
Бар ир-егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. Гаиләләре аларны ихлас күңелдән дога юллап көтә. Иҗатны үз иткән ир-егет сынаулы чорда да сынатмас.