Барлык яңалыклар

“Десантчы булуым белән горурланам...”

Һава-десант гаскәрләренә теләгән һәркем эләгә алмаганлыгын барыбыз да беләбез. Анда гомерен куркыныч астына куеп, төрле җитди сынаулар аша үткән батыр, чыдам һәм көчле ихтыярлы егетләр хезмәт итә. Шундыйларның берсе – Данис Хиҗәпов.

“Десантчы булуым белән горурланам...”
“Десантчы булуым белән горурланам...”

Традиция буенча 2нче августта десантчылар үзләренең бәйрәмнәрен—һава-десант гаскәрләре көнен билгеләп үтәләр. Алар өчен "Бездән башка беркем дә!" дип әйтү гади сүзләр генә түгел, ә тормыш девизы. Көчле, кыю, курку белмәгән десантчылар һәрвакыт Ватанны саклауга беренче булып басарга әзер.

Һава-десант гаскәрләренә теләгән һәркем эләгә алмаганлыгын барыбыз да беләбез. Анда гомерен куркыныч астына куеп, төрле җитди сынаулар аша үткән батыр, чыдам һәм көчле ихтыярлы егетләр хезмәт итә. Шундыйларның берсе – Данис Хиҗәпов.

Данис Ришат улы бихисап яшь егетләр кебек үк зәңгәр берет турында балачактан хыялланган.Төрле кинолар карап, десантчылар, чик буе сакчылары кебек вариантлардан башканы уйламаган да ул.

Хәрби булачагын максат итеп куеп, мәктәп дәвереннән үк ул үзен  әзерли – укуда да, спортта да алдынгылар рәтендә була. Иске Балтач егете 2нче урта мәктәпне тәмамлагач, Нефтекама шәһәрендәге Башкорт дәүләт университетының филиалында тарих факультетында һөнәр үзләштерә.

Ары таба яшь егетне армиядәхезмәт итү көтә. Данис чакырылыш буенча яки турыга һава-десант гаскәрләренә контракт буенча барырга балачактан хыяллана. Туганнары белән сөйләшкәч: “Үзең кара, синең тормыш бит. Без һәрчак сайлавыңны хупларбыз,”— дигән җавап яңгырый. Шундый җавап белән канатланган егет бер дә уйламый, икенчесен сайлый һәм контракт төзи.  Якыннары һәм, аеруча, әтисе – кызу нокталарда булган Ришат Хиҗәпов улының чыр ир-атлар хыялы тормышка ашуына шат була— ул 2016—2018нче елларда Псковск шәһәрендә һава-десант гаскәрләрендә Ватан алдында изге бурычын үти.

—Һава-десант гаскәрләрендә да хезмәт итүем белән горурланам. Безнең барлык егетләр дә шуны ук әйтер. Десантчылар һәрвакыт беренче линиядә. Һәм безнең әзерлек тә шуңа туры килә. Әйтерсең, барысы да калган гаскәрләрнеке кебек, ләкин ул күпкә җитдирәк. Аерым тарих—парашют белән сикерү инде ул. Беренче сикерү—күңел түренә кадәр тетрәндерә, бөтен тән ”камырлана” дисәк тә була, чөнки алда билгесезлек кенә, икенчесе—иң куркынычы – нәрсә эшләргә икәнен дә беләсең, тик дөрес эшләмәссең кебек тоела. Ары таба үз көчләренә ышаныч туа, күнегә башлыйсың,—дип уртаклашты ул үз тәэссоратлары белән ул.  

 

Тулы мәкаләне гәзитнең киләсе санында укырсыз.

“Десантчы булуым белән горурланам...”
“Десантчы булуым белән горурланам...”
Автор:
Читайте нас: