Барлык яңалыклар

«Солдат обелисклары» эзләү проектыннан мөһим хәбәр килде

 Имән авылында яшәүче Ушияров Наил Шакир улы (фотода) - бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалган дип саналган әтисе, кызылармеец Ушияров Шакир турында мөһим хәбәр килде. 

«Солдат обелисклары» эзләү проектыннан мөһим хәбәр килде
«Солдат обелисклары» эзләү проектыннан мөһим хәбәр килде

Шушы көннәрдә Мәскәү авиация институты студентларының 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган Ватанны саклаучылар язмышын ачыклау буенча документаль эзләнү эше белән мәшгуль. Эш нәтиҗәсендә Балтач районы Имән авылында яшәүче Ушияров Наил Шакир улы - 1906 елда туган, бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалган дип саналган әтисе, кызылармеец Ушияров Шакир турында хәбәр алды.  Брянск өлкәсендә каты сугышлар вакытында Ватан өчен гомерен биргән әтисенең җирләнгән урынын билгеләү турында «Солдат обелисклары» эзләү проектыннан изге хәбәр бу.

"Эзләү эшләрен оештыручыларга "Онытылган исемнәр"не эзләү буенча кирәкле һәм зур эш башкарганнары өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез, алга таба да уңышлар телибез",-дип язганнар архив хезмәтенең социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә.

Газиз әтиләре җирләнгән урынны балалары, оныклары белә. Ул батырларча һәлак булган. Хәбәре соң булса да килгән икән..

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: