Барлык яңалыклар

МХОдагы якташларыбыз үтенече буенча сатып алынган кирәкле җиһазлар җибәрелде

Йокы капчыклары, азык-төлек, автозапчастьлар, якташларыбыз үтенече буенча сатып алынган кирәкле җиһазлар һәм исемле посылкалар Уфадагы логистика үзәгенә җибәрелгән.

"Йокы капчыклары, азык-төлек, автозапчастьлар, яклаучыларыбыз үтенече буенча сатып алынган кирәкле җиһазлар һәм исемле посылкалар Уфадагы логистика үзәгенә җибәрелгән. Җибәргән әйберләр арасында битараф булмаган кешеләр үз йөрәкләренең җылысын биреп үреп торган маскировка челтәрләре дә бар. Маскировка челтәрләрен кайда үрүләрен искәртеп үтәм: Иске Балтач авылында балалар иҗаты үзәге һәм «Яңа» сәүдә үзәге, Мата, Штәнде һәм Нөркә авылларында. Кушылыгыз! Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтү буенча эшчәнлекне координацияләү өчен хакимиятнең яшьләр сәясәте бүлеге каршында Штаб булдырылган (тел.83475321047), Иске Балтач авылы, Первомайская урамы, 1 адресы буенча урнашкан "Ватанны саклаучылар" фонды филиалы эшли",- дип үз социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев язган.

Бердәмлекне ерак тарафларда тоеп яшәү мөһим. Моны райондашларыбыз  яхшы белә, шуңа  уртак эшкә актив кушылырлар.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: