Барлык яңалыклар

Блогер МХОда катнашучылар өчен автомобиль тапшырды

Эльвина Сибагатова, социаль челтәрләрдә "Эльвина100" блогеры буларак билгеле, Тюреш авыл җирлегеннән махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «УАЗ» автомобилен тапшырды.

Бу блогерның үз битендә язылучыларның ирекле иганәләре исәбенә сатып алынган машина.  Автомашина сатып алырлык акчаны блогер айдан артык җыйган. "Без моны булдырдык",-ди актив блогер. Бу инде беренче ярдәм түгел. Күптән түгел Эльвина якташларына, ягъни Бүздәк районынан махсус хщрби операциядә катнашкан кыю егетләргә берничә тепловизор тапшырган булган.

Бөтен Башкортстанда, илдә МХОда катнашкан ир-егетләргә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Якташларының тырышлыгы, битарафлыктан ерак булуы көтелгән җиңүне  тизрәк якынайтсын, дип телисе килә.

Автор:
Читайте нас: