Барлык яңалыклар

Һәр егет солдат юлын үтәргә тиеш

Иртәнге сәгатьтә хәрби хезмәткә чакырыласы егетләр белән бергә тантанада ата-аналары, туганнары, якыннары, урындагы биләмә башлыклары булуы изге юлга чыгасы солдат киләчәгенә битараф булмаулары турында ачык сөйли.

Һәр егет солдат юлын үтәргә тиеш
Һәр егет солдат юлын үтәргә тиеш

Хезмәт иткән ир-узаманнар  җиңелдән булмаган солдат тормышын еллар үткәч тә онытмый.  Берәүләр армия мәктәбен тормыш юлларындагы киртәләрне үткәндә дөрес юнәлеш табу өчен компаска тиңли. Ата-анага  олы хөрмәт белән карарга, туган төбәкне чиксез сагынырга этәргеч биргән хезмәт чоры да. Ә икенчеләрнең күңелендә ул сынаулы,  мавыктыргыч һәм кабатланмас мәл булып  кала. Районыбызда бер күркәм  традиция буенча   хәрби хезмәткә озату тантаналы рәвешендә  үтә.

Бу чара ерак тарафларда изге бурычын үтәячәк егетләрне җан атып туып-үскән якларында көтеп калуларын ачык дәлилли. Иртәнге сәгатьтә хәрби хезмәткә чакырыласы егетләр белән бергә тантанада ата-аналары, туганнары, якыннары, урындагы биләмә башлыклары булуы изге юлга чыгасы солдат киләчәгенә битараф булмаулары турында ачык сөйли. Иске Балтач авылыннан Денис Гәрәев, Илдар Умурбаев, Юлиан Калимуллин,Тимерхан Гыйләҗев, Марсель Фәрхетдинов, Денис Xудаиметов, Алмаз Фәрхуллин, Тозлыбин авылыннан Юрий Калимуллин, Штәнде авылыннан Айнур Сафин, Уразай авылыннан Наил Гатауллин һәм Урал Гыйльмияров, Көмьязы авылыннан Фаяз Xарисовларга якыннары изге теләкләрен җиткерде.  Кыска гына вакыт эчендә кайберләре белән танышырга форсат тиде. Марсель Фәрхетдинов, Денис Гәрәев, Юлиан Калимуллин Нефтекама нефть колледжын тәмамлаганнар. Наил Гатауллин, Денис Xудаиметов Нефтекама машина-төзелеш колледжында һөнәрле булганнар. Урал Гыйльмияров Чайковский шәһәрендә  колледж тәмамлаган. Алмаз Фәрхуллин Уфа төзелеш колледжында, Фаяз Xарисов Уфа тимер юллар колледжында күңеленә хуш килгән һөнәрне үзләштергән. Айнур Сафин, Юрий Калимуллин, Илдар Умурбаев  Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжын тәмамлаганнар. Аралашкан егетләрнең күбесенең әтиләре, абыйлары хәрби хезмәт булып кайтканнар.Тормышта үз урыннарын табу өчен кадерле вакыт, һәр егет солдат юлын үтәргә тиеш, дип бүген якыннарына түзем булырга киңәш бирәләр. Ике, өч ел хезмәт иткән өлкәннәрнең киңәшләре алтын бәрабәрендә. Әниләре, сөйгән кызлары, сеңелләре генә күз яшьләренә ирек бирәләр.

Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары комиссары Ансар Арсланов булачак Ватан сакчыларына ир-егет иңендәге бурычны үтәүдә уңышлар теләде,  яңалыклар белән  таныштырды: ”Армиягә әзер егетләр бүген чакырыла. Бүген республика ьыелма пунктына илтеп җиткереләләр. Ике көннән хезмәт итәчәк якларына юлланачаклар. Тимер юл вокзалыннан егетләрне озата аласыз. Бар игътибар хәрби әзерлеккә юнәлтелә. Көнкүреш мәсьәләләре сезнең карамакта булмый. Булачак солдат көндәлек кирәк-ярак белән тәэмин ителәчәк.”.    Район Хакимияте башлыгының  социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова тантанада Ватанны саклау яшьләр өчен ата-бабадан  калган рухи вазифа булуын ассызыклады. Иртәгәдән лаеклы солдатлар сафларын тулыландыручыларга  чын ир-егет юлын абруй казанып үтәргә чакырды. „Тәртипне өстен куеп, хәрби туганлыкны татыган  чагыгыз булып  уңай хатирәләрегездә калсын. Улларын тәрбияләп үстергән ата-анага рәхмәтебезне җиткерәбез. Бабаларыгыз үрнәгендә, хәрби дуслыкны саклап, сезне  сөеп, көтеп калганнар белән  рухи элемтәне өзми әйбәт хезмәт итүегезне телим. Әти-әниләрегезгә вакыт булу белән шалтыратып торырга чакырам. Яхшы командирлар кул астында лаеклы хезмәт телим”,— дип Инзилә Әдип кызы  изге  теләкләрен юллады. Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы Илгиз Рәхимҗанов яшьләрнең  хезмәт иткән частьләреннән  тик яхшы  килеренә ышаныч белдерделәр.

Тарихта җиңүче  исемен яулаган совет солдаты һәр егет өчен үрнәк ул. Яхшы теләк сүзләренә рәхмәт әйтеп, ерак юлга чыгарга әзер егетләргә очрашу истәлеге итеп  бүләкләр тапшырылды.  

Хезмәт итү вакыты — шәхес булып формалашу чорына тиң дәвер, диләр. Бу минуттан ул чор башлана. Егетләр "Газель" машинасында урын алдылар. Тәтешле һәм Балтач районнары буенча призыв буенча начальникның өлкән ярдәмчесе Рәсимә Әхмадиева озатуында алар  башкалага юл алды. Тормыш баскычларында яхшы кешеләр генә очрасын иде аларга.

Лилия Хөсәинова фотолары.

Һәр егет солдат юлын үтәргә тиеш
Һәр егет солдат юлын үтәргә тиеш
Һәр егет солдат юлын үтәргә тиеш
Һәр егет солдат юлын үтәргә тиеш
Һәр егет солдат юлын үтәргә тиеш
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: