Барлык яңалыклар

Ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрне озату чарасы булды

5 июньдә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрне отпусктан тантаналы рәвештә озаттылар.

Ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрне  озату чарасы булды
Ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрне озату чарасы булды

"Балтач районы Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев  якташларыбызга төнге күрү приборы һәм рация тапшырды. Мин, "Ватанны саклаучылар" махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалының социаль координаторы буларак,  якташ ир-егетләребезгә, барыгызга да сәламәтлек һәм хәрби уңышлар телим! Исән-сау кайтуыгызны телим!Сезне җиңү белән көтәбез!"-дип социаль челтәрләрендәге профилендә   Гүзәл Галиханова язган.

Бу теләккә һәркем кушыла. Якташ ир-егетләребез туган якларына исән-имин җиңү белән тизрәк кайтсын. Бу турыда һәр ата-ана, туганнары, якташлары дога юллыйлар.

Ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрне  озату чарасы булды
Ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрне озату чарасы булды
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: