Катнашучылар булып колледж укучылары һәм клуб тәрбияләнүчеләре тора. Балалар үз зонасында булган сугышчыларга игелек талисманнарында һәм солдатларга хатларында үзләренең яхшы теләкләрен белдерделәр. Җанлы аралашу булды. Бихисап сорауларына яшьләр җавап алды. Ватанпәрвәрлек рухында үтте бу очрашу. Исән-сау туган якларына кайтуларын теләп калды һәркайсы.