Барлык яңалыклар

Асавка авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы митинг узды

Чарада катнашучылар Советлар Союзы Герое Улмәс Шакиров һәйкәленә һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына  һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Асавка авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы митинг узды
Асавка авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы митинг узды

Асавка авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы митинг узды. Анда Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев  һәм район җитәкчелеге вәкилләре катнашты. Катнашучылар бирегә  килгәннәрне бәйрәм белән котлады. Үзенең хәрби бурычын намус белән үтәгән һәм хәзер хәрби вазифада булганнарга рәхмәтләрен җиткерделәр. Митингта катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, Советлар Союзы Герое У. Шакиров һәйкәленә һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Горурланырлык якташларыбыз бар. Хатирәләр уңмас. Батырлыклары онытылмый һәм онытылмаячак.

 

 

Асавка авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы митинг узды
Асавка авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы митинг узды
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: