Барлык яңалыклар

Гуманитар ярдәмне илтеп тапшыручыларның тырышлыгын билгеләп

Гуманитар йөкне илтеп тапшыручылар  тырышлык, бердәмлек өчен рәхмәт хатларына лаек булды.

"Оешма, учреждение җитәкчеләре һәм авыл биләмәләре башлыклары белән атналык киңәшмәдә Фәрит Галимовка, Илдар Акберовка, Илдар Хаматовка, Рөстәм Нурисламовка һәм Фәнзил Кәрамовка гуманитар йөкне илтеп тапшырганда тырышлык, бердәмлек өчен рәхмәт хатлары тапшырдым.

Алга таба эшлибез, гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Сораулар буенча авыл биләмәләре башлыкларына мөрәҗәгать итәргә, 2-10 - 47 номерына шалтыратырга мөмкин. Җыю урыны адресы: Старобалтач авылы, Совет урамы, 48, (цокольный этаж)"—дигән пост урнаштырган район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге битендә.

 Якташларыбыз исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын дигән теләккә районның һәр кешесе кушыла. Булдыра алырдай ярдәм кулы суза райондашлар. Бу юнәлештә эшнең тукталганы юк. Һәркем җиңүне тизрәк якынайтасы килә.

 

 

Гуманитар ярдәмне илтеп тапшыручыларның тырышлыгын билгеләп
Гуманитар ярдәмне илтеп тапшыручыларның тырышлыгын билгеләп
Гуманитар ярдәмне илтеп тапшыручыларның тырышлыгын билгеләп
Гуманитар ярдәмне илтеп тапшыручыларның тырышлыгын билгеләп
Гуманитар ярдәмне илтеп тапшыручыларның тырышлыгын билгеләп
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: