Барлык яңалыклар

Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгәннәр белән очрашу

Нөркә урта мәктәбендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган чара узды.

Әфганстан сугышы-совет чоры елъязмасының иң фаҗигале битләренең берсе. Ул мәңгегә сугыш ветераннары хәтерендә генә түгел, ә алдагы буыннар хәтерендә калачак. 15 февральдә Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән якташлар Шәйнуров Филгат Фәйзелгаян улы һәм Сәетов Фәнис Арисович белән очрашу булды. Безгә очрашуга сугышчы - интернационалистлар гына түгел, ә чын геройлар һәм патриотлар да килде бу көнне

Үз чыгышларында ветераннар үзләре, тормыш юллары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнары турында сөйләделәр. Алар җиңел булмаган вакыт турында хатирәләре белән уртаклаштылар. Чараны алып баручы директорның тәрбия буенча киңәшчесе Нуриева Л.А. һәм мәктәп активистлары чарада катнашучыларга Әфган сугышының авырлыклары турында сөйләделәр.

Сугышчан тормышның авыр шартларында, өйдән ерак, сәгать саен үлем куркынычы астында, хәрби антка, хәрби бурычка тугры калдылар. Алып баручыларның сөйләве «Әфганстан – ничек булды»презентациясе белән үрелеп барды. Очрашуда шигырьләр һәм җырлар яңгырады, документаль видеоматериаллар кулланылды. Укучылар концерт программасы әзерләделәр һәм үз куллары белән ясаган бүләкләр тапшырдылар.

Ветераннар үсеп килүче буынга тыныч күк йөзе һәм укуларында уңышлар теләделәр. Алар халыкара бурычларын намус белән үтәгәннәр. Ә бүгенге малайлар һәм кызлар ул кайнар ноктадагы хезмәттәге батырлык, дан, һәлак булган геройлар истәлеген саклау буенча шундый чаралар үткәрә.

Ил, Ватан кушуы буенча тигез сафка баскан хәрбиләр фидакарҗлеге соклану хисе уята.

Әфганстанда интернациональ  бурычларын үтәгәннәр белән очрашу
Әфганстанда интернациональ  бурычларын үтәгәннәр белән очрашу
Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгәннәр белән очрашу
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: