Барлык яңалыклар

Хәрби һөнәрнең асылы турында

Район үзәгенең ике мәктәбенең югары сыйныф укучылары хәрби комиссар Ансар Арсланов белән очрашуда катнашты.

Хәрби һөнәре асылы турында
Хәрби һөнәре асылы турында

9нчы февральдә  Иске Балтач 1нче һәм 2нче урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучылары БРның Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссары  Ансар Фазылкарам улы Арсланов белән һөнәр сайлау һәм патриотик тәрбия мәсьәләләре буенча очрашуга җыелдылар.

Хәрби хезмәт юлын сайларга теләгән егетләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды. Ватанны саклаучы һөнәре үтә җитди һәм җаваплы. Һәр һөнәрнең үзенчәлеге булуы билгеле. Бу турыда Ансар Фазылкарам улы тәфсилләп сөйләде. Бүген хәрби хезмәттәге кадр офицерларына лаеклы алмаш үстерү мөһим сорау. Хәер, Ватан саклауда беркайчан да вак мәсьәләнең булуы мөмкин түгел. Шуңа да мондый очрашулар һөнәр сайлауда юнәлеш алырга, төгәл карарга килергә булыша. 

 

 

 

Хәрби һөнәре асылы турында
Хәрби һөнәре асылы турында
Хәрби һөнәре асылы турында
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: