Барлык яңалыклар

Үрелгән маскхалатлар МХОда сакланырга ярдәм итәр

 Бу маскхалатлар хәрбиләргә андгы табигать шартларында күренмичәрәк йөрергә мөмкинлек бирә. Аны бездә үрәләр. Кемнәр дисезме, укыгыз:

Туймазы районында оста хатын-кызлар “Албасты” маскировка халатлары үрә башлаган.

Маскхалатларын үрүгә “Маскита” волонтерлар клубы активистлары тотынган. Бер халатны үрү  көнгә якын вакытны ала. Шуңа күрә әлегә 11 данәдән бер партия генә әзер. Аларны отпускка кайткан хәрбиләр аша мобилизацияләнгән сугышчыларга биреп җибәргәннәр, дип хәбәр итте район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов.

Моннан тыш, махсус хәрби операция зонасына гомум озынлыгы 170 метр тәшкил иткән төрле зурлыктагы  40тан артык маскировка челтәрләре үреп җибәргәннәр. Бүгенге көндә Туймазы районында маскировка челтәрләре үрә торган  8 пункт исәпләнә. Аларның эшен урындагы активист ханымнар Лилия Гайнетдинова, Алия Әхмәдуллина һәм Рәзифә Маннапова оештырган. 

 

Чыганак 

Автор:
Читайте нас: