Барлык яңалыклар

Фәнис Хөсәеновның кырыгы бүген

Вакыт агым су кебек.  Тәтешле районы егете Фәнис Хөсәеновның кырыгы җиткән. Ә ул якташлары күңелендә үлмәс батыр булып сакланыр.

Һәркем күңеленә  юл тапкан кыю егет фани дөньяны калдыруына 40 көн. Күңел ышанмый. Кыю, җитез егет ике хәрбине үлемнән саклап алып калуы да билгеле факт.  Аның батырлыгы турында хәбәр интернет киңлекләрендә яшен тизлегендә таралды. Ул якташларның үз кешесенә әйләнде...

Хәлил Лотфуллин, отставкадагы полковник, авылдашы:

- Фәнисне цинк табутта алып кайтып җиткергәч тә, авылдашлар белән киңәшләшеп, аны ачып, мөселманча пөхтәләп юып, кәфенгә төрергә булдык. Батырыбызның мәңгелек йортына шулай дөрес юлдан кайтып китеүе күңелгә бераз тынычлык биргәндәй. Әлбәттә, югалту яраларының кайчан төзәләчәге билгеле түгел. Без аның белән даими элемтәдә идек бит. Бераз тынып торса: "Хәлил абый, сүкмә инде, исән мин!" - дип шаркылдап көлеп хәбәр җибәрә иде. Соңгы хәбәре дә шундыйрак булды: "Абзый, югалып торсам, тиргәшмә, безнекеләргә сәлам әйтә тор!" - диде. Үзе үскән йортны матурлады, янә гаиләле булырга да исәбе бар иде кебек. Менә бүген шул йортта аның рухына Коръән укыйлар. Күңелдә ни барын әйтеп аңлата торган түгел...

Әнисе, кызы, сеңелесе, туганнары, якыннарына  күркәм сабырлык телик.   Республика халкы үз иткәнТәтешле районы егете Фәнис Хөсәенов турында истәлекләр онытылмаслык. Әдип улы Фәнискә  догада булу хәерле. Тынгысыз батырның рухын шатландыру өчен...

 

Мәгълүмат кулланылды

 

 

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: