Барлык яңалыклар

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга

Махсус хәрби операциядә катнашучылар турында якташлары хәстәрлек күрә.

Райондагы һәр оешма, берләшмә бу вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм кулы суза: кем акчалата, кем оекбашлар бәйли,  кем токмач кисеп җибәрә, кем мунча себеркесен үзеннән арттыра һәм башкалар. Күңеле киң булган һәркем җиңүне якынайтыр өчен үз өлешен кертергә тырыша. Якташларыбыз исән-сау кайтуларын һәр кеше тели.

Менә Чиләбе ягыннан махсус хәрби оерациягә барган танкчы  гуманитар ярдәмдә җибәрелгән свитер өчен рәхмәтле. Аны Фатима исемле кыз һәм аның әнисе бәйләгән. Свитерга кечкенә хат кыстырылган булган. Танкчы кызга рәхмәт әйтәсе килә. Суыкларда нык җылылык бирүе егеткә көч өсти икән. Эзләгән кызны тапсын иде, дип телик.

Безнең яклаучыларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ял минутларында җылыну өчен мичләр,  дарулар сатып алулары турында хәбәргә ихлас шатбыз. Исем өчен түгел, ихлас ярдәм итү йөзеннән эшләнә бу...

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: