Барлык яңалыклар

Махсус хәрби операциядәге якташларга хатлар яздылар

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 50дән артык хатны Югары Карыш авылы мәктәбе укучылары язды... Укыгыз.

Махсус хәрби операциядәге якташларга  хатлар яздылар
Махсус хәрби операциядәге якташларга хатлар яздылар

"Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 50дән артык хатны Югары Карыш авылы мәктәбе укучылары язды, ә мәктәп һәм «Смешарики» балалар бакчасы коллективлары бергәләп гуманитар конвой белән җибәрү өчен майаш әзерләделәр".,-дип язган район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.

 Бик җитди  минутлардан ял чоры җиткәч солдатлар үзләренә юлланган хатларны кулга ала. Рухи ныклык бирә андагы юлларны уку ир-егетләргә. Балаларның самимилеге һәр сүздә чагыла. Шуларның киләчәге өчен ир-егетләр алгы сафта булуларын хәтерләренә төшергәндәй. Элемтә, бигрәк тә күңел белән аларга изгелек теләп торуларын белү бүгенге минутта бик мөһим. Исән-сау җиңеп кайтуларын балтачлылар  ихлас көтүе турында бу хатлар... 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: