Барлык яңалыклар

"Фәнис Хөсәинов белән таныш булмасак та бу батыр егет күңелгә якын булды..."

Фәнис Хөсәинов турында күпләр шулай ди. Ихласлыгы, эчкерсезлеге, самимилыгы елмайган йөзенә чыккан, бәлки, шуңадыр Тәтешле районы егетен бик күпләр үз итте. Дәвамын укыгыз:

 Үзе турында элек тә төрле шигырь язучылар булды. Күктә йолдыз балкыгандай яктылык өләшеп, фани дөньяны калдырганын белгәч бик күпләр Фәнисне  уйлап каләмне кулга алды. Якын кешеләрен югалткандай юксынулары һәр юлда чагыла.

Махсус хәрби операцияда халыҡ геройы исемен яулаган Фәнис батыр истәлегенә телевидениедә озак еллар эшләгән тәҗрибәле журналист Гөлдәрия Йосыпова да шигырь язган.

Узганы гына ишеме
Бу гасыр сынаулары!
Иминлек сорый кешелек
Көне-төне ялварып!

Сугышсыз үскән уланнар
Булды ил батырлары,
Көтә әниләр уллары
Исән-сау кайтырларын!

Гасыр башында туган
Сабыйларын курчалап
Әзер әниләр үзләре
Ташланырга дошманга!

Ирмен дигән ирләр ләкин
Кысты корал кулларга!
Ана сөте белән кергән
Илсөйярлек аларга!

Узганы гына ишеме
Бу гасыр сынаулары!
Иминлек сорый кешелек
Көне-төне ялварып!

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: