Барлык яңалыклар

"Җиңүгә үз өлешем"

УАЗ һәм автомунча: Башкортстанда яшәүче үз акчасына ирекле батальоннар өчен техника сатып алган.  

Яңавылда яшәүче Айрат Галиханов башкорт батальоннары өчен үз акчаларына автомунча  итеп үзгәртелгән ике УАЗ һәм  ике ЗИЛ сатып алган. Транспорт чараларын сатып алу ике миллион сумга төшкән. Хәйрияче машиналарны күрше төбәкләрдә эзләп тапкан. Республикага алып кайткач, техник карау турында уйлана башлаган. Айрат аларны үзе ремонтлады, дип сөйләде район Хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов. «Шунысы игътибарга лаек, сатучылар аның машинаны нинди максатлар өчен сатып алуын белгәч, чын күңелдән яхшы ташламалар ясаганнар. Ул үзе дә   бу эшен бер дә әллә нинди зур эшкә  санамый. "Җиңү эшенә үз өлешем", — Айрат Равил улы ярдәмен әнә шулай атый. Менә ул. Ярдәмчел, акыллы, риясыз, пафоссыз игелекле эшләр башкаручы», - дип язды Яңавыл районы Хакимияте башлыгы социаль челтәрләрдә.

Чыганак

Автор:
Читайте нас: