Иртәгә посылкаларны Казанга алып баралар

21нче октябрьдә, районХакимиятеннән Казанга посылкалар белән машина чыга.

"Иртәгә, 21 нче октябрьдә, район Хакимиятеннән Казанга посылкалар белән машина чыга. Бу мәгълүмат өлешчә мобилизацияләнгәннәрнең якыннары өчен! Посылкаларны 20 октябрь, 17 сәгатькә  кадәр администрация бинасында җыябыз.

Мөһим! Посылка ачык тартмада булырга тиеш. Анда алучының ФИО( фамилия, исем, әтисенең исеме), алучының һәм җибәрүченең телефон номерларын күрсәтергә кирәк. Посылка  сезнең каршыгызда җибәрергә әзерләнәчәк. Үзегез килә алмыйсыз икән, посылкаларны авыл биләмәләре башлыклары аша тапшырырга була"—дип район Хакимияте башлыгы  Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге үз профилендә язган.

Өлешчә мобилизацияләнгәннәр белән элемтә ныклы. Теләгәннәр кушыла ала.

 

 

Иртәгә посылкаларны Казанга алып баралар
Иртәгә посылкаларны Казанга алып баралар
Автор:Рима Валиева
Читайте нас