Барлык яңалыклар

«Дөресен генә әйткәндә» программасында республикада мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итүнең комплекслы планы турында

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова «Дөресен генә әйткәндә» программасында республикада мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итүнең комплекслы планы әзерләнүен хәбәр итте.

«Дөресен генә әйткәндә» программасында республикада мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итүнең комплекслы планы  турында
«Дөресен генә әйткәндә» программасында республикада мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итүнең комплекслы планы турында

«Без барлык мөмкин булган юнәлешләрне карадык, барлык министрлыклар һәм ведомстволарның тәкъдимнәрен һәм идеяләрен җыйдык. Монда алдан  күзаллап эшләү, потенциаль  көн кадагындагы сорауларын хәл итү мөһим. Бу планны тиздән Башкортстан Башлыгы администрациясе җитәкчесе раслаячак", - дип ассызыклады Ленара Иванова. Шундый мәгълүмат "Башинформ" яңалыкларында дөнья  күрде.

БР Башлыгы хакимияте җитәкчесе  урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиев эфирда әйтеп узганча, регион хакимияте өчен приоритет бурычы — һәр гаиләне игътибарсыз калдырмау.

Искә төшерү урынлы, элегрәк Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм чараларын киңәйтү турындагы боерыкка кул куйган иде. Федераль гарантияләре буенча (эш урыннарын саклауның, кредитлар буенча ташламаларга, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү һәм башка) преференцияләргә өстәмә рәвештә документта тагын 30лап ярдәм чарасы каралган.

 

Рима Вәлиева фотосы.

Автор:
Читайте нас: